17 гыйнварда Казан дәүләт аграр университетында университет һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәт коллективы җыелышы узды
Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, КДВМА ректоры Рөстәм Равилов, ТАКЯӘИ (ТИПКА) ректоры Сергей Алексеев катнашты.
Көн тәртибендә бер мәсьәлә иде: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен аңа «Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» федераль дәүләт югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесен һәм «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» федераль дәүләт бюджет өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесен кушу рәвешендә үзгәртеп оештыру турында»2024 елның 20 декабрендәге 735 номерлы боерыгын үтәү турында.
Марат Азат улы үз чыгышында түбәндәгеләрне ассызыклады: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы тотрыклы рәвештә Россиянең иң яхшы биш төбәге арасына керә һәм монда кадрлар мөһим әһәмияткә ия. Яңа технологияләр һәм секторны трансформацияләү яңа алымнар таләп итә, федераль проектларда катнашу көчләрне берләштерүне таләп итә, рейтингны да күтәрергә кирәк. Болар барысы да башка масштаблар таләп итә».
Айрат Рәсим улы үзгәртеп коруның үзенчәлекләре, этаплары һәм юл картасы турында җентекләп сөйләде, шулай ук Татарстан җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерде: «Безгә зур өметләр баглана, без Татарстан Республикасы Рәисе һәм Марат Азат улы белән бер командада эшлибез, безнең өчен җитди конкуренция шартларында республика агросәнәгать комплексын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мөһим».
Альберт Харисович Казан дәүләт аграр университеты һәм КДВМның Татарстан Республикасының фәнни-мәгариф комплексына керткән зур ролен билгеләп үтте, әмма яңа мәсьәләләр яңа чишелешләр таләп итә: «Көчләрне берләштерү һәм интеграцияләү бу эшне нәтиҗәлерәк итәчәк. Республика һәрвакыт Сезнең белән булачак!» Хезмәт коллективлары вәкилләреннән сораулар булды, аларга киңәйтелгән җаваплар бирелде.