17 декабрьдә Казан ДАУ югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «4 разрядлы машина белән сыер саву операторы» һөнәри белем бирү программасы буенча йомгаклау аттестациясе узды

Һөнәри белем бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 июнендәге 876 номерлы «Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча студент отрядларында катнашучыларны түләүсез нигездә һөнәри белем бирүнең төп программалары буенча укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы карары нигезендә гамәлгә ашырылды.

Комиссия составында: М һәмТСИ-ты директоры В. М. Медведев; җитештерү вәкиле, «Дамилк-АГРО» ҖЧҖ генераль директоры Г. Р. Рәхмиева; агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасының өлкән укытучысы И. И. Кашапов; агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты И. Х. Гайфуллин; агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты Локманов Р. Р.; агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты И. Р. Нәфыйков; Казан ДАУ югары белем бирү ФДБМУнең укучылар практикасын оештыру бүлеге башлыгы Р. Н. Хафизов; тракторлар, автомобильләр һәм технологик процессларның куркынычсызлыгы кафедрасының өлкән укытучысы А.А. Нурмиев уку вакытында алган белемнәренә бәя бирделәр. Имтиханны уңышлы тапшыруыгыз белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Translate