17 мартта Казан дәүләт аграр университеты студентлары «Беренчеләр хәрәкәте»гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Республика Координация советында катнаштылар

🗯 Утырышта Татарстанда балалар үзидарәсе системасына, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, спорт секцияләрендә беренчеләрдән булып хәрәкәт эшчәнлегенә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында планлаштырылган чараларга, остазлык системасын үстерүгә һәм республиканың ата-аналар бергәлеге белән хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук «Дипломатия мәктәп клублары»федераль проектының яңа сезонына старт бирелде. Хәрәкәт үсеп килүче буынга төрле юнәлешләрдә үз-үзен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу «Я/шьләр һәм балалар»милли проекты максатларына туры килә.

Translate