19 декабрьдә Казан ДАУ баскетбол командасының икенче составының КДМУ командасына каршы мавыктыргыч уены узды!

Кызганычка каршы, безнең состав җиңүгә ирешә алмады һәм көндәшләренә 45:85 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәгә карамастан, команда бик яхшы уен һәм рух күрсәтте!

Матчның иң нәтиҗәле уенчысы Насыйбуллин Адель булуын билгеләп үтүебезгә шатбыз! Безнең командага ярдәм итәргә килгән һәркемгә рәхмәт!

Алда әле уеннар күп, һәм без сезнең ярдәм белән зур уңышларга ирешә алырбыз дип ышанабыз!