19 июньдә Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгында мәктәп урманчылыкларының районара слеты булып узды
Саба муниципаль районының мәктәп урманчылыклары әгъзалары урман эше буенча ярыштылар, шулай ук урман хуҗалыгы, урман торгызу эшләре комплексын, урманны саклау һәм яклау чараларын башкару буенча күнекмәләрен күрсәттеләр.
Слетта катнаштылар:
- Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р. Г. Кузюров,
- Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры Х. Г. Мусин,
- Рослесинфорг филиалы директоры Якупов А. Ю.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Профессор Мусин Х.Г. шулай ук мәктәпне тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу үткәрде. Күп кенә балалар Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укуларын дәвам итәргә теләк белдерделәр.