20 августта Татарстан Республикасында Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы территориясендә уза торган “Рус кыры — 2025 ” Бөтенроссия форумы кысаларында мөһим вакыйга — «АгроТерра» ҖЧҖ һәм Казан дәүләт аграр университеты арасында хезмәттәшлек турында шартнамә төзелде

«АгроТерра» ҖЧҖ генераль директоры Алексей
Маренков һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев фәнни-техник потенциалны көчәйтүгә, белем бирү һәм җитештерү процессларын интеграцияләүгә, заманча лаборатория ресурсларын куллануга һәм агрокультура өлкәсенә яңа технологияләр кертүгә юнәлдерелгән документка имза салдылар.
Алексей Маренков билгеләп үткәнчә: “Казан дәүләт аграр университеты кебек абруйлы фәнни учреждение белән килешү төзү безнең предприятие өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Хезмәттәшлек селекция һәм биотехнологияләрдә нәтиҗәле чишелешләр булдыруга китерер, илебезнең орлык җитештерүчеләренең позицияләрен ныгытыр һәм безнең тармакның алга таба үсешен тәэмин итәр дип өметләнәбез”.
Илшат Нуриев: “Безнең университет агросәнәгать комплексының әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә.

Мондый килешү Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклы үсеше өчен нигез булдырып, фәнни эшчәнлекне һәм җитештерү процессларын нәтиҗәле интеграцияләргә мөмкинлек бирә.Бу фәнни мәктәпне үстерү һәм биоресурс технологияләре өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне гамәли үзләштерү өчен мөһим адым”.