20 мартта «Полимер» мәдәният йортында «Нәүрүз гүзәле – 2025» республика матурлык һәм талант бәйгесенең ярымфиналы узды. анда төрле милләт кызлары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр!





Быел тамашачыларны Татарстан, Таҗикстан, Чувашия, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортостан, Тува, Азербайджәрбәйҗан, Кыргызстан һәм Төрекмәнстаннан килгән 10 катнашучы көтте.
Татар халкын тәкъдим иткән студенткабыз Муллахмәтова Алия Алмасовна аеруча горурлык китерде!
«Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе ел саен төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәме кысаларында уза, аның финалы 22 мартта Казан ипподромы территориясендә 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак.
Адрес: Альберт Камалиев пр. 27/1