20 октябрьгә кадәр Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү конкурсына заявкалар кабул ителә
Анда 16 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар катнаша ала.
Номинацияләр:
– «Туган авылы, шәһәр бистәләре һәм поселоклары тарихы»;
– «Локаль мифлар һәм легендалар, көч урыннары»;
– «Үткәннең артефактлары»;
– «Туган якны өйрәнү маршрутлары һәм юл күрсәткечләре».
Җиңүчегә – 80 мең, көмеш призерга — 40 мең, өченче урынга ия булучыга 20 мең сум акча биреләчәк. «Тн-Наследие»коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан махсус приз каралган.
Нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.
Оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, ТР Милли музее.