2005-2006 елларда туган юниорлар арасында кореш буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге

21 октябрьдә Казан ДАУның «Тулпар» спорт комплексында 2005-2006 елгы юниорлар арасында кореш буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге узды.Төп максатлар һәм бурычлар: республикада корәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, Татарстан Республикасының иң көчле яшь көрәшчеләрен һәм командаларын ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булды. Спорт бәйрәме һәрвакыттагыча тамаша булып узды һәм бик күп җанатарларны җыйды.

Чараны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар, Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге проректоры Наил Хәмидуллин, командалар тренерлары катнашты.

Translate