2006-2007 елгы юниорлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге
11-13 гыйнвар көннәрендә Казан ДАУның «Тулпар» спорт комплексында «Татарстан яшьләре»газетасы призларына 2006-2007 елгы юниорлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге уза. Төп максатлар һәм бурычлар: республикада “көрәшне” популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, Татарстан Республикасының иң көчле яшь көрәшчеләрен һәм командаларын ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Спорт бәйрәме һәрвакыттагыча бик тамаша булып узды һәм бик күп җанатарларны җыйды.
Чараны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар, судьялар, команда тренерлары, шулай ук инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге проректоры Наил Хәмидуллин катнашты.






