2007-2008 елларда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге
25 октябрьдә Казан дәүләт аграр университетының «Тулпар» спорт комплексында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасының традицион команда беренчелеге булды.
Чараны Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул җыелганнарны сәламләде һәм уңышлар теләде. Турнирны ачу тантанасында шулай ук ТР Көрәш федерациясе президиумы рәисе, «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин да булды.
Ярышлар төбәкнең иң көчле спортчыларын җыйды. Турнирда Татарстанның 29 командасыннан 229 көрәшче катнашты.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::
Беренче урын: Яр Чаллы шәһәре командасы
Икенче урын: Әлмәт районы җыелма командасы
Өченче урын: «Зилант» спорт клубы (Казан шәһәре)
Спорттан тыш, чара Казан ДАУ кабул итү комиссиясенең актив эшләве нәтиҗәсендә өстәмә әһәмияткә ия булды. Булачак студентлар республиканың иң яхшы вюгары уку йортларының берсенә укырга керү һәм укуның өстенлекләре турында тәфсилле консультация алдылар.
Мәкаләләребезне күзәтеп барыгыз, алда әле кызыклы нәрсәләр күп!





 
                