2020 елга «УМНИК» программасы буенча гаризалар кабул итү дәвам итә

Хөрмәтле яшь галимнәр!

Сезне «Фән һәм техниканың инновацион казанышлары нигезендә АПКны модернизацияләү» еллык фәнни-техник конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча барачак:

Н1. Цифрлы технологияләр

Н3. Яңа материаллар һәм химик технологияләр

Н4. Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре

Н5. Биотехнологияләр

Н6. Ресурс саклагыч энергетика

 «Фән һәм техниканың инновацион казанышлары нигезендә АПКны модернизацияләү» фәнни-техник конференциясе, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды тарафыннан «Участник молодежного научно-инновационного конкурса» (У.М.Н.И.К.) программасы буенча аккредитацияләнгән (http://fasie.ru/programs/programma-umnik/), «Идел» Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясенең сайлап алу чарасы булып тора. Фонд программаның һәр җиңүчесенә елына 250 мең сум акча бүлеп бирә.

Программаның финал чарасы-табигый фәннәр өлкәсендә «Идел-18» 18нче Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясе 16.11.2020 09:00 – 20.11.2020 18:00 узачак.

«У.М.Н. И.К.» программасында 18-30 яшьлек физик затлар (студентлар, аспирантлар, яшь тикшеренүчеләр) катнаша ала.

Гаризалар 31.03.20 14:30 – 06.10.20 23:59 кабул ителә.

Конференция 08.10.2020 – 09.10.2020 Казан ДАның укыту-демонстрация үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ферма-2 ур., 79 к1, УДҮ.

Конференциядә катнашу формасы: презентация һәм доклад 5-7 мин.

Конференциядә катнашу өчен:

  1. http://umnik.fasie.ru/kazan/ сайтында теркәлергә
  2. Гариза биреләчәк юнәлешне сайларга
  3. Туры килә торган полуфинал чараны сайларга (безнең очракта: «Фән һәм техникада инновацион казанышлар нигезендә агросәнәгать комплексын модернизацияләү»)
  4. Үз идеяңне гаризада тасвирлап бирергә һәм аны электрон формада җибәрергә.
  5. Проектның презентациясен әзерләргә һәм Казан ДАУ ярымфинал конференциясендә чыгыш ясарга.

Полуфинал чарасында җиңүчеләр финалда катнашу хокукы алачак.

“УМНИК» программасы белән тулырак түбәндәге сылтама буенча, документлар бүлегендә танышырга мөмкин: http://fasie.ru/programs/programma-umnik/#documentu

Моннан тыш, «УМНИК» программасының 40 җиңүчесе “ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея” конкурсы кысаларында (http://ivf.tatarstan.ru/rus/50ideas.htm) Яшьләр инновацион проекты Программасы җиңүчесенә әвереләләр һәм бу номинациядә бер елга кадәр 220 мең сум күләмдә финанслау алалар.