2020 елның 25-27 сентябрендә Казан ДАУнда авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында АгроНТИ-2020 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак

Казан ДАУ фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсы уздыра.

Яңа коронавирус инфекциясе CОVID-19 таралу сәбәпле, Конкурсның көндезге этабын уздыру 2020 елның маеннан 2020 елның 25-27 сентябренә күчерелде.

Шуңа бәйле рәвештә, Конкурсның турыдан-туры этабына узган катнашучыларны сайлап алынган номинация буенча ярышларда катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетына чакырабыз.

Укучылар 4 номинация буенча көч сынашачак: Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратлары, автомат идарә системалары); Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары); Агрокосмос (космик фотоларны һәм авыл хуҗалыгын цифрлаштыруда веб-ГИС технологияләрен куллану); Агрометео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, аналитика).

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге Казан ДАУ рәсми сайтында (kazgau.ru) һәм Конкурс сайтында (kids.agronti.ru) эленәчәк. Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк (һәр номинациядә 5 җиңүче).