2021 елның 13-16 маенда Казан шәһәрендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивале узачак

Ел саен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгариф, фәнни-технологик сәясәт һәм балык хуҗалыгы комплексы департаменты тарафыннан «Агро мәгариф» Ассоциациясе белән берлектә оештырыла торган чараларның расланган исемлеге нигезендә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары арасында студентлар иҗаты фестивале үткәрелә.

Фестивальнең максаты – әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм арттыру, иҗади сәләтләрне үстерү, студентларда актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары яшьләре арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.

Быел РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален уздыру 2021 елның 13 маеннан 16 маена кадәр Казан шәһәрендә «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺББ ФДБМУ һәм «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮҺББ ФДБМУ базасында планлаштырыла.

Фестивальнең рәсми ачылышы 2021 елның 13 маенда 17.00 сәгатьтә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең уку-лаборатория корпусы территориясендә (Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 йорт) планлаштырылган.

Хөрмәтле кунаклар сыйфатында РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Увайдов М.И., Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров М.А., Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова И.Х., Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Фәттахов Д.И., Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Фәизов А.Ш., Россия Федерациясе аграр югары уку йортлары ректорлары чакырылган.

Конкурс программасы:

1 көн – ачылу тантанасы;

2 көн – конкурс программасы;

3 көн – конкурс программасы + гала-концерт;

4 көн – таралышу.

Җиңүчеләр 2021 елның 15 маенда билгеле булачак.

Жюри составына мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимиятендә эшләүче затлар керә.