2022 елда Казан югары уку йортлары арасында «Беренче курс студенты көне»студентлар иҗаты фестивале
2022 елның 23 ноябреннән Казан югары уку йортлары арасындагы «Беренче курс студенты көне» — 2022 студентлар иҗаты фестивале башланды. Анда Казан ДАУның «Бергә» студентлар иҗат клубы активистлары актив катнаша.
Бүген алар Театр юнәлешендә чыгыш ясадылар. Киләсе ике көн эчендә алар бию һәм Вокал юнәлешендә катнашачаклар. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!


