2025ел – Ватанны саклаучы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгы
Казан дәүләт аграр университетының музейлар комплексы директоры С.С. Сибгатуллина озак еллар эзләнү-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Ватанны саклаучылар арасында безнең чыгарылыш укучылары да бар иде. Күптән түгел 1960 елда агрономия факультетын тәмамлаган, 1971-1983 елларда Татарстан АССР министры булган Җиһаншин Госман Шаһи улы турында яңа мәгълүмат ачыкланды.
Җиһаншин Госман Шаһи улы-Бөек Ватан сугышында катнашкан.
1943-1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Белоруссияне, Литваны һәм Көнчыгыш Пруссияне азат итү өчен алман-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша.Белоруссиянең оккупацияләнгән территориясен азат итү сугышларында Җиһаншин Г. Ш. Орша шәһәре районында, дошманның көчле уты булуга карамастан, дошманның мина кырларында танк корпусы өчен юл ясап, 87 минаны төшерә һәм зарарсызландыра.
Бүләкләре: «ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены», медальләре: «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен”.
Бу безнең һәрберебезнең изге бурычы — Ватанны саклаучыларны истә тоту! Алар батырлык һәм каһарманлык күрсәттеләр! Югары уку йорты музейларының максаты-сугыш һәм СВО геройларының батырлыклары турында истәлекне саклау.