2025 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә укытуның яңа агротехнологик профиле барлыкка килде
Бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проектының бер өлеше.
Проектның максаты-авыл хуҗалыгында инновацияләрне ничек кулланырга кирәклеген белә торган кадрлар резервын булдыру. Шул уңайдан Салават күппрофильле лицеенда агротехкласслар эшенә старт бирелде. Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан ДАУ югары белем бирү ФДБМУ вәкилләре катнашты.
Проект «Татарстан «АХП» ҖЧҖ һәм «АЛГА-АГРО» ҖЧҖ хуҗалыклары җитәкчесе Айнур Рамил улы Нотфуллинның иганәчелек ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Биредә укучылар югары аграр уку йортларына керү һәм җирдә заманча технологияләр белән эшләү өчен физика, химия, биология, математика өйрәнәчәкләр.
Проектның уңышлы эшләве – 2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең 95% тәэмин итү. Илкүләм проект буенча хуҗалык 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрне, шулай ук агросәнәгатьчеләрне җәлеп итә. Комплекс предприятиедә 5 елдан артык эшләгән тәҗрибәле хезмәткәрләрне җәлеп итүгә исәпләнгән.
Ышанам ки, Агрокласс укучылары бүгенге эшчәнлеккә яңа технологияләр кертү өчен безнең дәвамчыларыбыз булырлар,- диде район башлыгы үз чыгышында.
