2025 елның 17 мартында Казан дәүләт аграр университетында “К-7М тибындагы “Кировец” тракторларын эксплуатацияләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү кагыйдәләре»курсы старт алды

Курс Татарстан Республикасының алдынгы хуҗалыклары механизаторлары өчен «Петербург трактор заводы» җитештерүче заводы һәм «ТЕРРА-Идел»дилерлык үзәге ярдәмендә оештырылды.

📌 17-19 март көннәрендә 120дән артык белгеч К-7М серияле «Кировец» тракторларын куллану һәм аларга хезмәт күрсәтү нечкәлекләрен өйрәнәчәк. Укыту программасы соңгы техник казанышларны исәпкә алып эшләнгән һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
🗯 курсларның әйдәп баручы укытучылары:
Абашин Станислав Михайлович-«ТЕРРА-Идел Буе»ҖЧҖ сервис хезмәте башлыгы;
Абдуллин Разил Фердинант улы – «ТЕРРА-Идел буе»ҖЧҖенең югары категорияле сервис инженеры;
Хәйруллин Айнур Радикович-«ТЕРРА-Идел буе»ҖЧҖенең югары категорияле сервис инженеры.
✅ аларның бай тәҗрибәсе һәм тирән белемнәре тыңлаучыларга материалны уңышлы үзләштерергә ярдәм итәчәк. Алган белемнәр механизаторларга җитештерүчәнлекне арттырырга һәм техниканы эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирер дип көтелә.