«2030 елга кадәр Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре» темасына стратегик сессия старт алды

27 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында «2030 елга кадәр ТР агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре. Яңа шартларда ТР агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстенлекле чаралары» сессиясе эшен башлады.

Сессияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Консалтинг ФБК, Казан дәүләт аграр университеты һәм РАЦИН оештырды.

Сессияне ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, кискен конкуренция һәм глобаль чакырулар шартларында мондый эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

ФБК вәкиле Ирина Дубинина стратегик сессиянең максатын игълан итте: «Төрле фикерләрне, тәҗрибәне һәм идеяләрне исәпкә алып, яңа шартларда ТР агросәнәгать комплексын үстерү буенча төп юнәлешләрне һәм стратегик карарларны конкретлаштыру».

РФА икътисад Институты баш фәнни хезмәткәре Игорь Николаев 2030 елга ТР агросәнәгать комплексының максатчан образын тәкъдим итте, атап әйткәндә: ТР агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү буенча гомумроссия дәрәҗәсе белән чагыштырганда алдынгы үсеш күрсәтә.

Стратегик сессиядә региональ һәм муниципаль башкарма хакимият органнары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре, Казан ДАУ һәм Казан ДВМА ректорлары катнаша.