21 июньдә Казан дәүләт аграр университетының Урта һөнәри белем бирү факультетында ата аналар җыелышы узды
Җыелышны декан вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Рушанович Лукманов ачты, ул катнашучыларны Урта һөнәри белем бирү факультеты белән таныштырды, 2023-2024 уку елы нәтиҗәләре турында сөйләде. Җыелышта шулай ук оештыру-тәрбия эше идарәсе башлыгы Хөсәенов Раил Камил улы чыгыш ясады, тәрбияләү программалары, студентларга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны дәртләндереп тору төрләре турында сөйләде.
Деканның тәрбия һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтәләр урынбасары Мостафина Айсылу Билал кызы үз чыгышында балаларның хокукларын һәм ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) бурычларын регламентлаштыручы норматив-хокукый актларга тукталды. Җәйге чорда иминлек чараларын үтәүне искә төшерде һәм ата-аналарга балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзергә киңәш итте.
Җыелыш барышында ата-аналар үзләрен кызыксындырган темаларга кагылышлы төрле сораулар бирергә мөмкинлек алдылар. Сораулар игътибар белән тыңланды һәм аларга җаваплар алынды. Гомуми факультет җыелышыннан соң ата-аналар үз балаларының сыйныф җитәкчеләре белән аралашалар. Гомумән алганда, җыелыш нәтиҗәле үтте. Укытучылар һәм ата-аналар таләпләренең үзара бәйләнеше һәм бердәмлеге генә белем бирү һәм тәрбия процессында кирәкле нәтиҗә бирәчәк.