21 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университеты сәхнәсендә беренче курс студентларының күптән көтелгән “Яшел дулкын”концерты узды!





Беренче курс студентлары бу бәйрәмне үзләренең талантлары белән бизәделәр, тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иттеләр һәм залны иҗат энергиясе белән тулыландырдылар.
Шулай ук сәхнәдә Урта һөнәри белем бирү факультеты студентлары чыгыш ясадылар, алар мәктәп вальсын биеделәр һәм авыл советы турындагы кечкенә генә миниатюра белән барысының да кәефен күтәрделәр ️
“Яшел дулкын” бөтен университет өчен илһам һәм дуслык символы булып кала.
Без барлык катнашучыларга креативлыклары һәм җылы атмосфералары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!