22 апрельдә Казан ДАУ студентлары ТР Яшь гвардиясе белән берлектә озынлыгы 300 метр булган зур Георгий тасмасын җәелдерделәр
Россиядә иң озын Георгий тасмасын җәелдерү тантанасы Кремль яр буенда «УРАМ»экстрим-паркы янында узды. Чара Татарстан Республикасы территориясендә ел саен уздырыла торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә старт бирде.
Акциядә 800 дән артык кеше катнашты. 300 метрлы полотноны җәюгә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» БИОның Татарстан төбәк бүлеге активистлары, Казанның югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре һәм шәһәр халкы җәлеп ителде.
«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясе территориясендә 2026 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк. Күрсәтелгән чорда волонтерлар тасмаларны Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы истәлек символы буларак таратачак.
