22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә

Тарихи хәтерне саклау максатыннан Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта бер үк вакытта бөтен ил буйлап «Бер минут тынлык»Бөтенроссия акциясе үткәрелә. 22 июньдә 12:15 сәгатьтә тормыш бер минутка туктый. Кешеләр баш ияләр һәм 20 гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алалар.

Бөек Ватан сугышы вакытында 27 миллионга якын совет гражданы: хәрбиләр, партизаннар, халык ополчениесе сугышчылары, тыныч халык һәлак була.

Немецлар 1710 шәһәрне, 70 мең авылны, 30 меңгә якын сәнәгать заводын һәм предприятиесен, 98 мең колхозны җимерәләр. Оккупантлар Сталинград, Воронеж, Орел, Ленинград, Калинин, Новгород, Ржев, Севастополь, Брест, Мурманск һәм СССРның башка бик күп шәһәрләрен җимерәләр.

Translate