22 мартта «Яшелрәк эшлә» экологик җәмәгатьчелеге «Чиста шимбә»ярышлары форматында өмә үткәрде

Катнашучылар күп булды, аларның һәркайсы уртак эшкә үз өлешен кертте.

✅аз гына вакыт эчендә 63 капчык төрле калдыклар һәм 22 автомобиль покрышкасы җыелды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча:
🥇 1 урын «Яшелрәк эшлә»командасы
🥈2 урын «Белый дракон»командасы
🥉 3 урын «Чебупель»командасы

Әйтергә китик, без чүп-чарны җыеп кына калмадык, вакытны да бик яхшы уздырдык!
Бу безнең шәһәр һәм табигать өчен файдалы нәрсә эшләү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Без барлык катнашучыларга тырышлыклары өчен рәхмәтле һәм мондый чаралар традициягә әйләнер дип өметләнәбез!

Translate