23 августта Казан ДАУның Агробиотехнопаркы ачылды
Сезгә бу мөһим вакыйганы безнең өчен генә түгел, Татарстан һәм Россия өчен дә искә төшерергә телибез!
«Русское поле – 2024» I Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының төп вакыйгасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Казан ДАУ агробиотехнопаркының рәсми ачылуы булды.
Официаль ачылу һәм рәсми затларның визит программасы бик бай һәм төрле иде.
Чараларны ачып, Оксана Лут билгеләп үткәнчә,:
Казанның агробиотехнопаркы үзебезнең авыл хуҗалыгы культураларын селекцияләү һәм биотехнологияләрне үстерү өчен менә дигән мәйданчык булачак
Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча:
Безнең республикада технопарклар күп, әмма, ниһаять, Агробиотехнопарк барлыкка килде. Хәзерге шартларда конкурентлыкка сәләтле булу бик кыен һәм бу карарларның берсе. Агробиотехнопарк төбәк мәйданчыгы гына түгел, ә монда илебез өчен файдалы чишелешләр күп булыр дип өметләнәбез
⚡ ️ Рөстәм Нургалиевич Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиевка селекция комбайнына сертификат тапшырды.
Айрат Рәсим улы республика җитәкчелегенә аграр югары уку йортының заманча мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерде:
Бүген безнең өчен мөһим вакыйга, ул безнең университет тарихына алтын хәрефләр белән кертелер. Бу аграр фәнне үстерү өчен менә дигән база. Безнең алда агросәнәгать комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү бурычы тора. Ул безнең хәлебездән килә, эшләнәчәк !
Мәртәбәле кунаклар Агробиотехнопарк комплексы, аның фәнни лабораторияләре, студентларның эшләү һәм яшәү шартлары белән таныштылар. Алар АгроФТИ конкурсында җиңүче мәктәп укучыларын сәламләделәр һәм университетның селекционер галимнәре, быелгы студентлар стартапларында җиңүчеләр белән кызыксынып сөйләштеләр, алар үз проектларын тәкъдир иттеләр.
Ябык грунттагы уникаль теплицада аларга аның ничек эшләвен күрсәттеләр һәм төрле сортлы кыярлар белән сыйладылар. Оксана Николаевна бик оста итеп томат куагы утыртты.
Визит ахырында кунаклар Агробиотехнопарк мәйданчыгын карадылар һәм форумда катнашучылар белән сөйләштеләр.