24 гыйнварда «42 нче балалар бакчасы» нда тәрбияләнүчеләр Казан дәүләт аграр университетының структур бүлекчәсенең «Агробиотехнопарк» Лаеш районына экскурсиядә катнаштылар

Әлеге экскурсия «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иртә һөнәри юнәлеш бирү — «Киләчәкнең Яшел һөнәрләре»балалар бакчасының федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелде. Балаларга парк территориясе буйлап экскурсия бик ошады, зур теплицаларда ел әйләнәсендә яшелчә үстерүләрен күрделәр.

Парк җитәкчелегенә кызыклы әңгәмәләре һәм яңа эко-һөнәрләр белән танышулары өчен рәхмәт белдерәбез.

Translate