25-27 октябрьдә Казан шәһәренең «Тулпар» спорт комплексында «2 нче Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар уеннары» (ИБФО этабы) узачак

25-27 октябрьдә Казан шәһәренең «Тулпар» спорт комплексында «2 нче Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар уеннары» (ИБФО этабы) узачак. Уеннарны уздыру Казан ДАУ тарафыннан булдырылган оештыру комитетына йөкләнгән.

Ярышлар югары уку йортлары студентлары арасында түбәндәге спорт төрләре буенча үткәрелә:

1. Айкидо.

2. Каратэ.

3. Кикбоксинг.

4. Киокусинкай.

5. Самбо.

6. Тай боксы.

7. Тхэквондо-ВТФ

Алар уеннар программасына кертелгән спорт төрләре буенча ярышлар кагыйдәләре нигезендә үткәрелә.