27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр АПК яңалыкларына күзәтү

Узган ел йомгаклары буенча ашлык уңышы 130 млн тонна булыр дип көтелә.
Быел чәчүлек мәйданнарын 84 млн гектарга кадәр арттыру планлаштырыла.
АПК өчен яңа ташламалы кредитларга быел рекордлы 48 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның 28,6 млрд сумы – сезонлы кыр эшләренә.
Агымдагы ел йомгаклары буенча 63 төбәктә 600гә якын агротехнологик класс эшләячәк. 2030 елга аларның саны 18 меңгә җитәргә тиеш.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән «Профессионалитет 2.0» программасын булдыру турында фикер алыша, ул АПКның кадрлар ихтыяҗларына яраклаштырылачак.