27 май – Гомумроссия китапханәләр көне

27 май көне очраклы гына сайланмаган. Чөнки нәкъ менә шушы көн (1795 елның 27 мае) Россиянең беренче дәүләт ачык китапханәсе – хәзерге вакытта Россия милли китапханәсе исемен йөртә торган Император җәмәгать китапханәсенә нигез салыну датасы булып тора.

Китапханә!.. Бу сүз дулкынландыргыч һәм уйландыручан яңгырый! Күпләргә ул тормышта, киңәш, тәҗрибә, белемнәр белән ярдәм итте. Авыл, дәүләт, университет китапханәсенә, тормышыбызда катнашуы өчен рәхмәт аңа.

Казан ДАУның фундаменталь китапханәсенә 1922 елда нигез салынган. Бүген университетның фәнни китапханәсе – мәгълүмат, белем, мәдәни кыйммәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итә торган мәгариф-мәгълүмат һәм мәдәни-агарту үзәге. Биредә бар университетның төрле максатчан төркемнәре мәнфәгатьләре кушыла. Биредә һәр укучыны һәрвакыт шатланып көтәләр.

Шуны да онытмаска кирәк, Гомумроссия китапханәләр көне – китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел, ә китап сөючеләрнең дә бәйрәме. Бәйрәм белән!