28 гыйнварда Казан дәүләт аграр университетында Россия студентлары көне программасы кысаларында студентларның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән мөһим очрашуы булды






Очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры урынбасары-Яшин Дмитрий Александрович һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыклары җитештерү Ассоциациясе генераль директоры Еровой Юрий Васильевич катнашты.
Очрашуда аграр секторны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, студентлар өчен стажировка һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа инициативалар турында фикер алыштылар.
Без барлык катнашучыларга да актив катнашулары һәм кызыклы идеяләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу студентлар өчен кыйммәтле белем алу һәм тармак профессионаллары белән багланышлар урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек.