3 августта Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар очрашуы булды, бу юлы анда авыл хуҗалыгы икътисады юнәлеше буенча 1981/82 еллар чыгарылыш курсы вәкилләре җыелды






XX гасырның 60 нчы елларында, авыл хуҗалыгының бик тиз үсүе һәм аграр сектор белән идарә итүнең икътисадый ысулларын кертү кирәклеге шартларында, югары Авыл хуҗалыгы уку йортларында икътисадый юнәлештәге белгечләр әзерләүгә кискен ихтыяҗ барлыкка килә. Әлеге чакыруга җавап итеп, 1961 елның сентябреннән Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында, икътисадчы-оештыручыларны һәм икътисадчы-бухгалтерларны да кертеп, галим-агроном-икътисадчылар әзерләү башлана. Шул вакыттан бирле бу юнәлешне тәмамлаучы йөзләрчә кеше Россия һәм Татарстан агросәнәгать комплексында уңышлы эшли.
Икътисад фәннәре докторы, профессор Мөхәммәтгалиев Фәрит Нургали улы ассызыклаганча, икътисад өлкәсендәге белемнәрне авыл хуҗалыгын тирәнтен аңлау белән берләштерә торган әзерлек республиканың агросәнәгать комплексын уңышлы үстерүдә төп рольне уйнады. Чөнки авыл хуҗалыгы икътисадның 80нән артык тармагын колачлый, һәм монда квалификацияле белгечләр кирәк.
Бүген Казан дәүләт аграр университеты аграр секторның алгарышына ярдәм итәчәк югары квалификацияле икътисадчылар һәм бухгалтерлар әзерләп, әлеге традицияләрне үстерүне дәвам итә.
!‼ Искә төшерәбез, әлеге юнәлешләр буенча документлар кабул итү дәвам итә:
– икътисад;
-менеджмент;
– дәүләт муниципаль идарәсе;
– гамәли информатика
Без абитуриентларны Казан, К. Маркс, 65 адресы буенча көтәбез.