3 сентябрь Россиядә истәлекле дата – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

Истәлекле датаны билгеләү 2004 елның сентябрендә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле: Төньяк Осетия-Алания Республикасының Беслан шәһәрендәге 1нче мәктәптә булган террорчылык акты нәтиҗәсендә 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булган. Беслан вакыйгалары бөтен дөньяны тетрәндерде, беркемне дә битараф калдырмаячак.

Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган акциядә катнашып, бу көнне хөрмәтләргә булдылар. Алар бу көн истәлегенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Translate