30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр безнең университет ректоры – Вәлиев Айрат Рәсим улы Беларусь Республикасында





Эш сәфәре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фәнни-мәгариф даирәләре делегациясе составында уза.
Беларусь Милли фәннәр академиясе президиумы рәисе Владимир Гусаков һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Аннары Айрат Рәсим улы һәм делегациянең башка әгъзалары «Беларусь Республикасы энергетикасының тотрыклы үсеше: торышы һәм перспективалары»III Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар.