31 мартта «Созвездие-Йолдызлык 2025»Казан яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә катнашучыларны гала – концерт һәм бүләкләү булды!

Без «Вокал – соло»номинациясендә 3 урын өчен диплом алган талантлы студентыбыз Гадельшина Эльвина белән горурланабыз!
Бу гына түгел әле! Эльвинаны эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика яшьләр фестиваленең суперфиналына чакырдылар!
Эльвинаны чын күңелдән әлеге зур казанышы белән котлыйбыз һәм аңа яңа җиңүләр, илһам һәм ирешелгәннәрендә генә тукталып калмавын телибез! Таланты тагын да яктырак балкысын!