4 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында «Россия казанышлары»Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында лекция узды

4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә кысаларында илнең һәр төбәге аның казанышларына багышланган чаралар оештыра. 2 декабрьдә ТР Раис Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы көне узды. «Россия казанышлары» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында Татарстан Республикасы турында белемнәрне популярлаштыру максатыннан 4 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан казанышларына багышланган лекция булып узды, аны ректор Айрат Вәлиев укыды. Чарада университет студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Айрат Рәсим улы Татарстан Республикасының икътисад, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фәндәге казанышларына зур игътибар бирде. Бигрәк тә ул күпмилләтле һәм күп конфессияле бердәмлекнең нигезен тәшкил иткән тарихи-мәдәни мирасның уникальлеген ассызыклады.

Translate