5 декабрьдә Балтач муниципаль районының «Нуринер урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Балтач һәм Кукмара районнары мәктәпләре укытучылары, Казан дәүләт аграр университеты укытучылары катнашында химия һәм биология укытучыларының «Точка роста» үзәге ресурсларыннан файдаланып, дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның танып белү активлыгын үстерү һәм функциональ грамоталылыгын формалаштыру» дигән Республика семинары узды
Биология һәм химия укытучысы Луиза Икрам кызы һәм Казан ДАУның Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы доценты Сабирова Р.М. «Агрокласслар»кысаларында фәнни тикшеренүләргә йомгак ясадылар.
2024 елның май-сентябрь айларында мәктәп яны участогында «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы шартларында бөртекле-кузаклы культураларның төрле генотипларын экологик сынау»темасына тәҗрибәләр үткәрелде. Бөртекле — кузаклы культураларның 15 сорты-соя, чикләвек, борчак сыналды.
Шундый ук эш Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Сәмигуллина исемендәге Маскаринская урта гомуми белем бирү мәктәбендә» биология укытучысы Сирина Мансур кызы белән башкарылды, ул мәктәпнең фәнни-гамәли эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.