6 декабрьдә Казан Кремленең ваәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ел саен оештырыла торган бу чара инде традициягә әверелеп өлгерде. Чарада катнашучылар арасында безнең университет вәкиле – философия һәм хокук кафедрасы Урта һөнәри белем бирү укытучысы Гимадеев Тимур Владимирович та бар иде, ул мәгариф оешмаларының профессор-укытучылар составы арасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсында I урынны яулады.

Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа алга таба уңышлар телибез!

Translate