6-9 июль «Бөтенроссия кыр көне»!

2023 елның 6-9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында «Бөтенроссия кыр көне»узачак. Чын кыр шартларында илебез АПК казанышларының иң зур күргәзмәсе традицион рәвештә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эгидасы астында узачак. Чара бер мәйданчыкта агросәнәгать комплексының региональ идарә органнарын, эре һәм урта бизнес вәкилләрен, илнең төрле төбәкләреннән килгән фермерларны җыячак һәм Татарстан халкы өчен чын бәйрәм булачак.

Күргәзмәнең төп бурычлары – реаль җитештерү шартларында яңа технологияләрнең нәтиҗәлелеген күрсәтү, бизнес белән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында диалог өчен шартлар тудыру, тармакта алдынгы тәҗрибә һәм тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашу.

Күргәзмәнең гомуми мәйданы 40 гектардан артык тәшкил итәчәк. Эшлекле программаның төп өлеше «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәге бинасында узачак. Пленар утырышта, күп санлы түгәрәк өстәлләрдә һәм дискуссияләрдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, илнең әйдәп баручы аграр предприятиеләренең беренче затлары, Россия төбәкләренең авыл хуҗалыгы ведомстволары, тармак ассоциацияләре һәм агрохолдинглары, банклар, иминият компанияләре, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре һәм губернаторлары катнашачак. Казан дәүләт аграр университеты әлеге чарада актив катнаша.

#КазанДАУ