8 Март белән котлау!

Казан дәүләт аграр университетының кадерле һәм гүзәл хатын-кызлары!
Шәхсән үзем һәм Казан ДАУның барлык ирләр коллективы исеменнән сезне, университетның Гүзәл яртысын, Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март белән чын күңелдән котлыйм!

Сез безне эштә илһамландырасыз, гаиләбездә булышасыз һәм тормышта сөендерәсез. Безнең университетта гүзәл затлар фән белән шөгыльләнә, югары квалификацияле белгечләр әзерли һәм административ вазифалар башкара. Казан дәүләт аграр университеты үсешенә керткән өлешегез, фәнни һәм педагогик эшчәнлегегездә, укуыгызда һәм иҗатыгызда югары казанышларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Якынлашып килүче яз сезнең өчен уңышлы эшләр, изге ниятләр һәм бәхетле мизгелләр башлангычы булсын. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм өйләрегездә тынычлык телим.

Хөрмәт белән,
Казан ДАУ ректоры
Вәлиев А. Р.

Translate