8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау!
Казан ДАУның кадерле һәм матур хатын-кызлары! Шәхсән үземнән һәм Казан ДАУның барлык ирләр коллективыннан Сезне 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең тыелгысыз энергиягезгә, актив тормыш карашыгызга һәм җаваплылыгыгызга сокланабыз. Сезгә күрә безнең университетта ямь һәм гармония хөкем сөрә. Шулай итеп, һәрвакыт иң бәхетле, сәламәт, кайгырту һәм наз белән әйләндереп алынган булыгыз.
Казан дәүләт аграр университеты үсешенә керткән өлешегез һәм фәнни- педагогик эшчәнлектә, укуда, иҗаттагы югары казанышларыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм!
Хыялларыгыз чынга ашсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән яктыртылсын, ә язгы чәчәкләр исе белән бергә тормышыгызга шатлык һәм иминлек керсен.
Хөрмәт белән, Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р.