8 Март белән котлау!

Кадерле һәм гүзәл хатын-кызлар! Шәхсән үз исемемнән һәм Казан дәүләт аграр университетының ир-атлар коллективы исеменнән сезне, университетның гүзәл яртысын, Халыкара хатын-кызлар көне 8 март белән чын күңелдән котлыйм!

Тормышыбыздагы иң кадерле нәрсәләрне без сезнең белән бәйлибез – матурлык, мәхәббәт, изгелек, гаилә учагы җылысы. Без сезнең талантларыгызны, эшлекле сыйфатларыгызны һәм һөнәри белемнәрегезне беләбез һәм кадерлибез.

Чын күңелдән Казан ДАУ үсешенә керткән өлешегез, фәнни һәм педагогик эшчәнлектә, укуда һәм иҗатта югары казанышларыгыз, университет файдасына башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Кояшның беренче җылы нурлары сезгә яхшы кәеф бүләк итсен, ә дусларыгыз һәм якыннарыгыз сезнең өчен һәрвакыт ышанычлы ярдәм һәм терәк булсын, сезне хөрмәткә һәм назга кумсен. Сезгә, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, мәхәббәт телим.

Хөрмәт белән, Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р.