9 октябрьдә Мәскәүдә пленар дискуссия узды: «Алтын көз — 2024» XXVI Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Фән һәм технологияләр унъеллыгы»нда АгроФТҮИ үсеше перспективалары

Анда Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Кәлимуллин һәм студент Аделя Габдрахманова катнашты.

Чарада катнашучылар арасында шулай ук:

 ⏺ Шевелкина Ксения – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары

⏺ Бортник Иван — профессор, техник фәннәр докторы, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең Күзәтчелек советы әгъзасы

⏺Бердышев Виктор — профессор, техник фәннәр докторы, «Агрообразование»Ассоциациясе генераль директоры

 ⏺Зенкова Александра – Новосибирск ДАУның югары уку йортына кадәр әзерлек үзәге директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты

⏺ Диденко Дмитрий – АгроФТҮИның проект офисы җитәкчесе

⚡ ️ Узган дискуссиядә АгроФТҮИ конкурсы кебек инновацион һөнәри юнәлеш бирү программалары аша укучыларны аграр югары уку йортларына җәлеп итүгә кагылышлы төп темаларга кагылдылар.

⚡ ️ Катнашучылар конкурсның киләчәк үсеше перспективалары турында фикер алыштылар, аны үткәрү вакытында ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләделәр һәм бүген аграр югары уку йортлары студентлары булган элеккеге катнашучыларның уңышлары турында уртаклаштылар.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть