9 февраля в Доме Студента состоялся особый вечер, посвящённый памяти подвига нашего соотечественника — просмотр патриотического фильма «Девятаев»

Бу картина Бөек Ватан сугышы елларында дошман самолетында фашистлар әсирлегеннән качып киткән очучы Михаил Девятаевның гаҗәеп батырлык тарихы турында сөйли.

Фильмны караганнан соң студентлар алдында югары уку йортының психологы Нурия Тәлгать кызы чыгыш ясады. Ул тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты һәм Михаил Девятаев батырлыгының безнең буын өчен әһәмияте турында сөйләде.

Бу кичә илебезнең героик үткәне турында күбрәк белү мөмкинлеге генә түгел, бәлки һәрберебезгә патриотизмның, тарихка хөрмәт һәм кеше рухының көчен искә төшерде.

Translate