9 һәм 11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды.
Машина һәм җиһазлар кафедрасының өлкән укытучысы Сабиров Булат Мансур улы укучылар алдында җентекле презентация белән чыгыш ясады. Ул университет, аның структурасы һәм заманча әзерлек юнәлешләре турында сөйләде.
Балалар зур кызыксыну күрсәттеләр, керү имтиханнары, үтү баллары һәм уку шартлары турында сораулар бирделәр. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.
Мәктәп администрациясенә һәм педагогларга оештырганнары һәм кунакчыл кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез! Чыгарылыш укучыларын абитуриентлар арасында күрербез дип өметләнәбез!
