9 – 11 сентябрь 2024 елда Татарстан Республикасы башкаласы Казанда «Kazan Digital Week – 2024»Халыкара форумы узачак!

«АГРОВОЛГА» бер мәйданчыкта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук 48 гектарда тәҗрибә-демонстрация кырларын берләштерәчәк. Күргәзмәдә 400дән артык компания катнашыр дип көтелә, ә килүчеләр бөтен Россиядән 15 меңгә якын агросәнәгать тармагы белгечләре һәм җитәкчеләре булачак.
Павильонда, ачык асфальт мәйданчыкта һәм кыр форматында киң экспозиция кысаларында компанияләр АПКның төрле өлкәләрендә: авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү, авыл хуҗалыгында төзелеш өлкәләрендә үзләренең яңа эшләнмәләрен халыкка тәкъдим итәчәкләр. Быел Россия компанияләренең генә түгел, чит ил компанияләренең дә катнашуы көтелә.
Күргәзмәдә катнашуларын Беларусь Республикасы, Төркия, Кытай һәм Иран компанияләре раслады инде.
Ничек барып җитәргә https://agrovolga.org/members/routes/
Ничек әгъза булырга https://agrovolga.org/members/
Эшлекле программа https://agrovolga.org/program/