9 октябрьдә «Биоэтика һәм хәзерге дөньяның экзистенциаль куркынычлары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

2020 елның 9 октябрендә Казан шәһәрендә «Биоэтика һәм хәзерге дөньяның экзистенциаль куркынычлары» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм клиник биоэтика буенча халыкара җәмгыятьнең 17нче конференциясе булачак.

Конференцияне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Халыкара клиник биоэтика җәмгыяте, Казан дәүләт медицина университетының биоэтика буенча ЮНЕСКО кафедрасы, Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы. ТР ФА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, клиник тикшеренүләрнең этикасы буенча республика комитеты булышлыгы белән.

Бүген дөнья биоэтик характердагы катлаулы вакыйгалар һәм технологик хәл ителешләрнең көтелмәгән нәтиҗәләре белән бәйле күпсанлы проблемаларга чумды. Нассим Николас Талебның төгәл билгеләнеше буенча алар «Черные лебеди» (Кара аккошлар) дип атала. Коронавирус эпидемиясе – COVID-19 кеше гомерен һәм үлемен, кеше сәламәтлегенә һәм кыйммәтләренә мөнәсәбәтне, кеше хокукларын, заманча технологияләрне куллану, бөтен дөньяда идарә итү карарларын кабул итү тәҗрибәсен бик тиз үзгәртә. Күпчелек аналитиклар һәм галимнәр фикеренчә, дөнья соңгы берничә айда җитди үзгәрде, һәм ул беркайчан да элеккегечә булмаячак.

Конференциянең төп максаты – биоэтиканың һәм медицина этикасының, экзистенциаль куркынычсызлыкның төп проблемалары турында киң фикер алышуны үткәрү. Конференциядә медицина, тормыш, фәлсәфә һәм хокук өлкәсендә танылган галимнәр һәм клиник белгечләр, дөньяның төрле илләреннән – АКШ, Канада, Япония, Испания, Хорватия, Польша, Тайвань, Малайзия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россия Федерациясенең дистәләгән шәһәреннән төрле дини конфессияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачаклар.

Катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, конференция Zoom платформасын кулланып онлайн форматта узачак.

Фикер алышу өчен төп темалар:

  1. Биоэтика һәм хәзерге заман дөньясының «кара аккошлары»: коронавирус, кибериминлек һ. б.
  2. Дисциплинарара биоэтика диалоглары.
  3. Биоэтика укыту: уңышлар һәм проблемалар.
  4. Биоэтика һәм медицина деонтологиясе: тәҗрибә һәм теория.
  5. Этик комитетлар һәм биоэтик экспертиза. Биомедицина экспериментларының этикасы.
  6. Технологияләр контекстында биоэтика.
  7. Биоиминлекне тәэмин итүдә биоэтика урыны.
  8. Авырулар таралу һәм биоэтика буенча советларның эксперт киңәшләре һ. б. бик күп актуаль мәсьәләләр.

4-programm_-iscb_-17-conference_-kazan_09.10.20-1