А. А. Ежевскийның милли премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 2 сентябрендә 2-4 бакалавриат курсы һәм 2-5 курс студентлары өчен, заманча авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын эшләү һәм төзекләндерү белән бәйле факультетларда югары һөнәри белем бирү уку йортларында укучылардан, «Росспецмаш» Ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган Александр Александрович Ежевский исемендәге милли премиягә конкурста катнашу өчен документлар кабул ителә башлады.

20 000 сум күләмендә 30 премия уку һәм фәнни тикшеренүләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән, югары уку йортлары тормышында актив катнашучы һәм авыл хуҗалыгы өчен заманча машиналар эшләү һәм конструкцияләү белән бәйле фәнни басмалары булган студентларга биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2020 елның 2 сентябреннән 20 сентябренә кадәр электрон хат рәвешендә түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: konkurs@rosspetsmash.ru.

Барлык эшләр дә Конкурс турында нигезләмә (пп. 3.6 — 3.8) нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш. Нигезләмә һәм боерык «Росспецмаш» Ассоциациясе сайтында, шулай ук түбәндәге кушымталы файлларда бар. Күрсәтелгән комплектлылык таләпләрен һәм бирү рәвешләрен бозып рәсмиләштерелгән гаризалар каралмаячак.

Җиңүчеләрне игълан итү 3 ноябрьдә – Александр Александрович Ежевскийның туган көнендә булачак.

Барлык сораулар буенча проект кураторы Брайченко Екатерина Тарасовнага +7 (495) 781-37-56 (өстәмә 234) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

08.09.2020-inf-o-konkurse-ezhevskogo-a.a._fajl-otobrazheniya