“А” дивизионының ирләр командалары арасында Студентлар волейбол лигасы чемпионатының финал ярышлары

8 апрельдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзүче» спорт комплексында «А» дивизионының (югары уку йортларының икенче төркеме) ирләр командалары арасында Студентлар волейбол лигасы чемпионатының финал ярышлары узды. Алабуга, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 6 финалист командасы зона ярышларында җиңү өчен көрәште. Ярышлар киеренке көрәштә узды. Җиңүчеләр һәм призерлар бары тай-бректа гына билгеләнде. Доцент Елистратов Д.Е. җитәкчелегендә Казан ДАУның ир-атлар җыелма командасы өченче урынны алды.

Спортчыларыбызны котлыйбыз! Спортта, укуда һәм шәхси тормышта уңышлар телибез!