«Агач токымнары орлыкларын стратификацияләү» темасына ачык лекция

2021 елның 13 апрелендә Казан ДАУ студентлары катнашында «Агач токымнары орлыкларын стратификацияләү» темасына профессор Х.Г. Мусин ачык лекция үткәрде. Профессор чәчүгә орлыкларны карагач һәм кедр нараты мисалында стратификация ысулы белән әзерләү турында сөйләде. Шулай ук язгы урман культуралары чорында орлык саклау өчен кар өемнәре, утырту материалы булдыру технологиясе күрсәтелде. Бу тема «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» юнәлешләре студентлары өчен зур гамәли әһәмияткә ия.