Агарту марафоны «Новое знание»

21 майда Марафон кысаларында «Знание» Россия җәмгыяте сайтында (https://marathon.znanierussia.ru/) югары белем бирү оешмалары студентлары өчен «ачык дәрес» уздырылачак.

Чара спикерлары:

9:45-10:00 – Фальков Валерий Николаевич, РФ фән һәм югары белем министры; сәламләү сүзе.

10:00-11:00 — Ященко Иван Валериевич, танылган Россия математигы, Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге башкарма директоры; Тема: “Хәзерге дөньяда математика һәркемгә нигә кирәк”.

11:45-12:45 – Лавров Сергей Викторович, РФ тышкы эшләр министры; Тема: «Халыкара мөнәсәбәтләрнең актуаль дәресләре».

13:00-14:00 – Мединский Владимир Ростиславович, РФ Президенты ярдәмчесе, Тема: «Рус тарихы турында мифлар».